Эпопея - эпик төргә кергән әсәрләрнең иң зур, эре формасы; халыклар тарихына, милләтләр язмышына караган проблемаларга, иҗтимагый вакыйгаларга нигезләнә; халык образы, зур шәхесләрнең язмышы, тарих белән бәйләнеше гәүдәләнә.

Тарих[edit | edit source]

Эпопея сүз сәнгатенең башлангыч чорында - мифология яки дини күзаллаулар белән бәйле чорда героик эпос рәвешендә иҗат ителә, героик җырлар, әкиятләр, легендаларны бер нигезгә туплаган җыелма әсәр рәвешендә була. Эпопеяның классик мисаллары "Илиада" һәм "Одиссея". Аның Һинд һәм Аурупа әдәбиятларында да матур үрнәкләре бар. Бу әсәрләрдә халыкның мәдәниятына, тарихи үсешенә бәйле милли герой югары күтәрелә, идеаллаштырыла, шуңа ярашлы әсәр дә күтәренке стильдә языла.

Соңга табарак әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәргән әсәрләр алга чыга, җәмгыятьнең хәлен, кайвакыт көлке хәлләрне тасвирлаган комик жанрлар өстенлек ала - комик эпослар туа. Мәсәлән, Гогольнең "Үле җаннар" әсәре сатирик планда бөтен җәмгыятьнең тормышын гәүдәләндерә, милли характерларны зур гомумиләштерү көче белән чагылдыра.

Роман белән бәйләнеш[edit | edit source]

Дөнья әдәбиятында әйдәп баручы төп жанр буларак роман жанры формалашкач, төп геройның характеры киң планда, тарихи фонда тасвирланган әсәрләр роман-эпопея дип атала башлыйлар. (Лев Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" әсәре). Критик реализм чорында эпопея һәм роман жанр төрләре кушылып үсә.

Шулай ук кара[edit | edit source]

Төркем:Эпопея Төркем:Проза Төркем:Әдәбият

Community content is available under CC-BY-SA unless otherwise noted.