Элегия (грекча зар) - лириканың жанр төре.
Тарих[]
Борынгы Грециядә б.э.к. 6 гасырда элегик икеюллыклар белән язылган әсәрләр буларак барлыкка килә. Беренче вакытта элегияның темалары күптөрле: патриотизм, хәрби һәм гражданлык идеяларыннан алып шатлык һәм кайгыга кадәр. Яңа аурупа әдәбиятында элегия форма ачыклыгын югалта, ләкин эчтәлек аерыла башлый, ул фәлсәфи уйланулар, кайгылы фикерләр, хәсрәтне белдерә башлый.
Татар элегияләре[]
Габдулла Тукайның "Өзелгән өмет" , Мәҗит Гафуриның "Кай вакытта", Шәехзадә Бабичның "Аптыраган минутларда" әсәрләре элегиягә мисал була ала. Төркем:Элегия Төркем: Шигърият Төркем:Әдәбият