Әдәбият вики
Register
Advertisement

Поэма - лироэпик жанр, аңарда прозаның хикәяләү алымнары, сюжет-композиция төзелеше, лирик чигенешләр, кисәкләр белән бергә үрелеп, аралашып килә. Сурәтләнгән вакыйга һәм персонажларга яки аларга бәйле яшәү, тормыш турындагы мәсьәләләргә автор үз мөнәсәбәтен, бәясен дә биреп бара; хикәяләүче-автор актив роль уйный, аны хикәяләүче дип тә, лирик герой дип тә карарга мөмкин: ул аларның икесен дә үзендә берләштерә.

Романтизм чорында поэма жанры аеруча үсеп китә: романтик, героик характердагы поэмалар зур урын ала. Татар әдәбиятында Һади Такташның романтик пландагы "Янар таулар", героик "Гасырлар һәм минутлар", реалистик "Мәхәббәт тәүбәсе", "Киләчәккә хатлар" кебек әсәрләре - поэманың матур үрнәкләре булып торалар. Поэма жанрының үсү дәрҗәсе поэзиянең көчен билгели. Төркем:Әдәби жанрлар Төркем:Поэма Төркем:Поэзия

Advertisement