Әдәбият вики
Register
Advertisement

Повесть - эпик чәчмә (прозаик) әсэре. Борынгы рус әдәбиятында ниндидер вакыйга турында сөйләгән һәр әсәрне повесть дип атаганнар. Әдәбият белемендә проза әсәрләрен эре, урта, кече формага бүлеп карау бар. Бу беркадәр шартлы бүленеш һәм болай бүлгәндә әсәрнең күләме түгел, әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларының урын һәм вакыт үлчәмнәренең күләме, сюжет-композиция үзенчәлекләре күздә тотыла.

Башка жанрлардан аерылуы[]

Эпик төрнең беренчел, борынгыдан килгән формалары дип хикәя һәм повесть санала, ә новелла һәм роман жанрлары яңа чор әдәбиятында формалаша. Беренчеләре күбрәк хикәяләү, сөйләү белән бәйле, аларда халык авыз иҗатының сөйләм традицияләре сакланган; новелла белән роман күбрәк язма әдәбият үзенчәлекләрен алган, язу туганнан соң формалашкан жанрлар. Повестьта вакыйгалар нигезендә туры сызык буенча үстерелә, бер-берсенә ялганган эпизодлардан тора. Роман нигезендә катлаулы вакыйга, тиз, тыгыз хәрәкәт ята, повестьта тормыш-көнкүрешнең көндәлек, гадәти күренешләренә зур урын бирелә, хикәяләү дә тигез, салмак тонда алып барыла; анда киеренке сюжет төеннәре, ниндидер бер финалга, төгәлләнгәлеккә омтылу юк диярлек.

Автор образы[]

Повесть жанрын аерып торган тагын бер үзенчәлек - автор образы, хикәяләүченең әсәрдәге образлар системасында, жанр структурасында ачык, актив роль уйнавында. Хикәяләүче ничәнче зат исеменнән сөйләвенә карамастан, үзенең сөйләмен, тасвирлавын тирән, драматик вакыйга салган эз, вакыт һәм урын рамкалары белән чикләми. Тормыш агышына карап, автор төрле мәсьәләләр алдында уйлана, аның фикер сөреше төрле катламнарга үтеп керә. Повестьта хикәяләүче төрле характердагы эпизодларны, персонажларны бәйләүче үзәк, әсәрнең бөтенлеген тәэмин итүче элемент та булып тора. Бу үзенчәлек автобиографик повестьта аеруча нык чагыла. Повестьта бу вазифаны роман жанрын кискен конфликтлы, драматик ситуацияләргә корылган вакыйга хәрәкәте үти.

Роман, хикәя белән чагыштырганда повесть - күләм ягыннан аларның әле берсенә, әле икенчесенә якынаючы, ике арада торучы жанр һәм аның чикләрен ачык билгеләү мөмкин түгел дип карау да бар. Шулай да повестьне билгеләүдә критерий-үлчәм - әсәрдә тасвирланган вакыйгаларның күләме.

Шулай ук кара[]

Төркем:Проза Төркем:Әдәбият Төркем:Повесть Төркем:Әдәби жанрлар

Advertisement