Мәдхия - (гарәпчә: мактау, мактау шигыре) - Көнчыгыш әдәбиятыКөнчыгыш, һәм шул исәптән татар әдәбиятында мактау эчтәлегендәге лирик жанр. Ул күренекле кешеләрнең, хөкемдарларның эш-гамәлләрен данлый, тантаналы, шатлыклы вакыйгалар, мөһим күренешләр уңае белән иҗат ителә. Традицион мәдхияләр өчен гайре гиперболизация, күтәренке рух, чагыштырмача купшы стиль хас. Үзенең төп вазифасы һәм жанр табигате белән мәдхия рус һәм Аурупа әдәбиятларындагы одага якын тора; еш кына алар татар әдәбияты фәнендә синоним рәвешендә дә кулланыла.
Мактау шигырьләренең төп жанры булган касыйдәдән аермалы буларак, мәдхиянең тотрыклы тышкы формасы юк. Анда рифмалашу, строфа төзелеше күп төрле. Хәтта ритмлы проза белән язылган мәдхияләр дә очрый.
Тарих[]
Мактау эчтәлегендәге әсәрләр иҗат итү бик күптәннән килә. Аның аерым үрнәкләре Йосыф Баласагуниның "Кутадгу белек", Мәхмүд Кашгарыйның "Диване лөгат әт-төрк" китапларында ук бар. Аннан соңгы әдәбиятта да бу жанр яшәвен дәвам итә. 18 йөзләрдән ул тагын да активлаша. Төркем:Проза Төркем:Әдәбият Төркем:Мәдхия