Әдәбият вики
Register
Advertisement
Лена Шагыйрьҗан
Тугач бирелгән исем:

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова

Псевдоним:

Лена Шагыйрьҗан

Туу датасы:

04.06.1945

Туу урыны:

ТР, Актаныш районы, Пучы авылы

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

шагыйрә

Иҗат итү еллары

1987 ел - х.в.

Иҗат итү теле

Татар теле

Бүләкләр

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) - татар шагыйрәсе.

Биография[]

Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туган. Лена туып күп тә үтми, аларның гаиләсе Әтнә районына күчеп китә. Ленаның бала чагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1967 елда институтны уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче татар урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968-1973 елларда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы артистка хезмәтендә. Соңрак, 1974-1987 елларда, Татарстан дәүләт радиокомитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. 1987 елдан Лена Шагыйрьҗан - язучы профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

1993 елда үзе оештырган Бөтентатар "Ак калфак" хатын-кызлар ассоциациясенең берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып торды. 1984 елдан Татарстан Язучылары Берлеге әгъзасы

Иҗат[]

Лена мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый, җитмешенче елларда шигырьләре белән көндәлек матбугатта даими катнашып килә.

Басма китаплар[]

  • Мөлдерәмә күңел: Шигырьләр. - Казан: ТКН., 1982. - 79 б. - 3500.
  • Ышанам йөрәгемә: Шигырьләр, поэма. - Казан: ТКН. - 1986. 80 б. - 1800.
  • Иман әлифбасы: Шигырьләр. - Казан: ТКН. - 1993. - 159 б. - 5000.
  • Лена Шагыйрьҗан: Шигырьләр, поэма. - Казан: ТКН. - 1996. - 208 б - 2000
  • Канатлы ат: Балалар өчен шигырьләр. - Казан: ТКН. - 1999. - 40 б. - 5000
  • Боҗра вә Хөҗрә:Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан:ТКН. - 2002. - 368 б. - 3000

Бүләкләр[]

Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Лена Шагыйрьҗан 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Библиография[]

  • Зыятдинова Ф. Әйтер сүзе бар //Казан утлары. - 1987. - №8. - 176 б.
  • Курбатов Х. Җанга якын шигырьләр//роанемнес Татарстан. 1993 - 24 сент.
  • Вәлиев М. Безнең урамнарның бәйрәме//Казан утлары. 1995. №3. 185-188 б.
  • Йосыпова Р. Илаһи... күңел җәүһәрләре//Zaman Tatarstan. - 1997. - 7 март.
  • Мансур Вәли. Туксанынчы еллар әдәбияты//Казан утлары. - 1999. №8 - 150 б.
  • Рахмани Р. Шагыйрәнең язмыш келәме//Казан утлары. 2003. - №4 - 121-134 б.

Чыганаклар[]

  • Балачак әдипләре:Биобиблиографик белешмәлек /Рәис Даутов. Икенче китап. Казан:Мәгариф, 2004. - 386 б.

Төркем:Татар шагыйрәләре Төркем: Әдәбият

Advertisement