Әдәбият вики
Register
Advertisement
Гариф Ахунов
200px| Фотография
Тугач бирелгән исем:

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов

Туу датасы:

18.09.1925

Туу урыны:

ТР, Арча районы, Өчиле

Үлем датасы:

4.06.2000

Үлем урыны:

Казан

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе

Иҗат итү еллары

1940 нчы еллар - 2000 ел.

Жанр

Проза, Драма, Публицистика

Иҗат итү теле

Татар, урыс телләре

Дебют

1951ел

Премияләр

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Гариф Ахунов, тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (1925ның 18 сентябре2000 елның 4 июне) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Биография[]

Гариф Ахунов 1925ның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931да кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940да Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. 1951да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Салих Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.

1956ның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957дан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983да, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963ның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967-1968), Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.

Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Гариф Ахунов 1968да Казанга кайта. 1972-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974ның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Гариф Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтең 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974-1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифаларын башкара.

Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов 1973 да Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша 1900-1930 еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мирасының төп әсәрләреннән булган һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.

Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.

Гариф Ахуновның әдәби мирасында Казанда Татар академия театры, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры, Әлмәт, Минзәлә драма театрлары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның «Пла-вучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А.Макаренконың «Педагогик поэма»сын (1957), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен (1960), Михаил Шолоховның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н.Погодин, А.Островкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә.

Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.

Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975да Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981да Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 дан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.

Гариф Ахунов 2000ның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары


Төркем:Язучылар Төркем:Драматурглар

Advertisement