Әдәбият вики
Register
Advertisement
Габдулла Тукай
Тугач бирелгән исем:

Габдулла Мөхәмәтгариф улы Тукаев

Туу датасы:

26.04.1886

Туу урыны:

Кушлавыч, Казан губернасы

Үлем датасы:

15.04.1913

Үлем урыны:

Казан

Эшчәнлек төре

язучы, шагыйрь

Жанр

Поэзия, Проза, Публицистика

Иҗат итү теле

Татар

Дебют

1905

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي‎; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Биография[]

Балачак[]

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

[[Файл:Tuqay motighi.jpg|left|200px|thumb|Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел]] Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры[]

с[[Файл:Tuqay fiker.jpg|right|200px|thumb|1907 ел]].Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

[[Файл:Тукай кабере.jpg|left|150px|thumb|Тукай кабере Template:Coord]] 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

Әдәбият[]

Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары[]

  1. Г.Тукаев шигырьләре . Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр). — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — бит 48.
  2. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр).. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [1]. — бит 56.
  3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [2], 1908 ел (22 октябрь) [3]. — бит 22.
  4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [4], 1908 ел (декабрь). — бит 22.
  5. Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — бит 19 б..
  6. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [5]. — бит 48 б..
  7. Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8 нче дәфтәр). — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [6]. — бит 48 б..
  8. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1909 ел. — бит 18 б..
  9. Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — бит 48 б..
  10. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — бит 48 б..
  11. Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — бит 72 б..
  12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — бит 72 б..
  13. Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10 нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — бит 30 б..
  14. Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — бит 38 б..
  15. Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [7]. — бит 32 б..
  16. Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4 нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — бит 16 б..
  17. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — бит 24 б..
  18. Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — бит 43.
  19. Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр). — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — бит 30.
  20. Яңа кыйраәт. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — бит 56.
  21. Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [8]. — бит 144.
  22. Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — бит 46.
  23. Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — бит 144.
  24. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — бит 23.
  25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — бит 32.
  26. Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 24.
  27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — бит 32.
  28. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 23.
  29. {{китап

|автор = |бүлек = |башлык = Сабитның укырга өйрәнүе Cite error: Closing </ref> missing for <ref> tag

|оригинал      =  
|сылтама       = 
|басма         = 
|җаваплы       = 
|урын          = Казан
|нәшрият       = «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы
|ел            = 1912 ел (30 декабрь)
|том           =  
|бит        = 
|битләр        = 48 б.
|isbn          = 

}}

Габдулла Тукай истәлеге[]

thumb|Тукай һәйкәле Казанда (Тукая скверыда) thumb|Тукай һәйкәле Петербургта right|200px|thumb|Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
  • Татарстанның Тукай районы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай үзәк мәйданы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай скверы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы.
  • Уфа шәһәрендә Тукай урамы.
  • Ташкент шәһәрендә Тукай урамы.
  • Нукус шәһәрендә Тукай урамы.
  • Анкара шәһәрендә Тукай урамы.
  • Истанбул шәһәрендә Тукай паркы.
  • Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе.
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
  • Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография.
  • Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган.
  • «Поэт Габдулла Тукай» — 305м проектлы туристик теплоходы Иделдә һәм Чулманда йөри.
  • ТЮРКСОЙ 2011 елны Тукай исеме булачак мрәжәгәт итте.

Тукай өчен һәйкәлләр Казанда (Тукай скверда һәм опера-балет театр янында), Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Җаекта, Анкарада (Төркия) бар.

Әдәби әсәрләр[]

  • «Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
  • «Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
  • «Тукай Петербургта» - Ибраһим Нуруллин
  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада[]

  • «Тукай маршы» - Заһид Яруллин
  • Шүрәле балеты- Фәрит Яруллин
  • «Кисекбаш» балеты - Рәшит Гобәйдуллин
  • «Алтын тарак» балеты - Әнвәр Бакиров
  • «Шагыйрь мәхәббәте» операсы -Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис

Тукай театрда [9][]

  • Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе:
    • Камал III
    • Ибраһим Гафуров
    • Дамир Хәйруллин
    • Наил Дунай
  • Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы:
    • Илдус Әхмәтҗанов
    • Рамил Төхфәтуллин
  • «Печән базары» спектакле:
    • Марсель Мәхмүтов
    • Илфат Камалиев
    • Фәнис Кәлимулин

Габдулла Тукай бүген[]

right|200px|thumb|Тукай имзасы Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрельТатарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Г. Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

Сылтамалар[]

Искәрмәләр[]

  1. титул битендә ялгыш 1907 ел дип күрсәтелгән
  2. тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  3. титул битендә күрсәтелмәгән
  4. тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  5. тышлыкта 1909 ел
  6. тышлыкта елы юк
  7. тышлыкта 1910 ел
  8. тышлыкта 1911 ел
  9. Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе

Төркем:Габдулла Тукай Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар публицистлары

Advertisement