Әдәбият вики
Advertisement
Вахит Имамов
Вахит Шәехнур улы Имамов
200px| Фотография
Тугач бирелгән исем:

Вахит Шәехнур улы Имамов

Туу датасы:

18.03.1954

Туу урыны:

ТР, Актаныш районы, Иске Байсар

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

язучы

Иҗат итү еллары

1975 ел - х.в.

Жанр

Проза, Очерк

Иҗат итү теле

Татар, урыс телләре

Дебют

1988 ел

Премияләр

Гаяз Исхакый исемендәге премия; ТР Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2014)

Вахит Шәйхенур Имамов - татар язучы-прозаигы.

Биография[]

Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылынада урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда армияда хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык хезмәтен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда В.Имамов, Яр Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.

2002 елда Вахит Имамовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Ул 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗат[]

Матбугатта В.Имамовның исеме җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре - лирик һәм юмористик хикәяләре, нәселәре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла.

Вахит Имамовның "Нәзер" повесте һәм "Өмет" хикәясе буенча кыска метражлы нәфис фильмнар төшерелде.

Тарихи әсәрләр[]

Тарихи әсәрләр Вахит Имамовка чын танылу китерәләр. Аның "Яшерелгән тарих" китабы, "Сәет батыр" исемле зур тарихи романы, "Татарлар Пугачев явында" тарихи-документаль повесте бик популяр.

Басма китаплар[]

  • Ир канаты: Повесть һәм хикәяләр. - Казан: ТКН., 1988. - 168 б. - 15 000
  • Нәзер: Повестьләр һәм хикәяләр. - Казан: ТКН., 1991. - 240 б. - 15 000
  • Сеит-батыр: Отрывок из романа //Идель.- 1991.- № 1-2.
  • Кресло: Повесть. Пер. Р. Курамшина//Аргамак.- 1992.- № 1-2.
  • Татарларның Ватан сугышы: 16-18 гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар (Равил Әмирхан белән берлектә язылган). - Казан: ТКН., 1993. - 80 б. - 170 000
  • Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында: Тарихи роман һәм тарихи очерк. - Чаллы: "КамАЗ" нәшр., 1994. - 512 б. - 90 000
  • Запрятанная история: Исторические очерки.- Наб. Челны: Изд-во "КамАЗ", 1994.- 80 с- 180000.
  • То же. 2-е издание.- Наб. Челны: Изд-во "КамАЗ", 1994.- 80 с- 220000.
  • Могикан: Повестьләр.Тарихи очерк. - Чаллы: "Газета-китап нәшрияты", 2001. - 192 б. - 2000
  • Утлы дала: Тарихи роман. Беренче китап. - Казан: ТКН., 2001. - 432 б. - 3000
  • Татар яугирләре: Тарихи очерк. - Казан: "Мәгариф"., 2003. - 355 б. - 2000


Төркем:Библиография төгәл түгел

Бүләкләр[]

1995 елда "Сәет батыр" романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була.

2014 елда "Утлы дала" романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Вахит Имамов турында[]

  • * * *

"Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде. Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулылыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде.

Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1988"

Сылтамалар[]

Чыганаклар[]

  • Рәис Даутов. Балачак әдипләре:Библиографик белешмәлек /Казан: Мәгариф, 2004.

Төркем:Татар язучылары

Advertisement