Әдәбият вики
Advertisement

Баллада - (итальянча: бию) - лиро-эпик поэзиянең хикәяләү характерындагы бер төре.

Тарих

Баллада урта гасырларда француз халык бию җырларыннан үсеп чыга, алар башта мәхәббәткә багышланган була. Франциядә, соңрак Италиядә киң тарала. Данте һәм Петрарка иҗатларында югары үсеш ала.

16 өзнең икенче яртысыннан алып барлык Аурупа әдәбиятларына англо-шотланд халык балладасы көчле тәэсир ясый. Аның эчтәлеге канлы үч һәм бәхетсез мәхәббәт мотивларыннан, тарихи күренешләр һәм легендалардан (мәсәлән, Робин Гуд турында) гыйбарәт була. Баллада сюжетлылык һәм драматик яңгыраш ала, халыкчан мотивлар белән сугарыла. Инглиз (Роберт Бёрнс, Т.Чаттертон, С.Колдридж), ), немец (Фридрих Шиллер, И.Гёте, Генрих Гейне), рус (В.Жуковский) һәм башка әдәбиятларында балладаның моңсу , ямансу, төшенке характердагысы активлаша. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Валерий Брюсов һәм башкалар поэзиясендә балладаның сюжетлы шигырь булу хиссияте ачык чагыла.

Татар балладалары

Атаклы татар балладаларына Муса Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә", Фатих Кәримнең "Үлем уены", Әхмәт Фәйзинең "Кара таш ник дәшми?", Әхмәт Давыдовның "Малайлар турында баллада", Гамил Афзалның "Мыштыбый", Әдип Маликовның "Таң батыр", Резедә Вәлиеваның "Бала мәхәббәте турында баллада", [[Зөлфәт] "Вәгъдә" әсәрләрен кертергә мөмкин. Төркем:Әдәбият Төркем:Әдәби жанрлар Төркем: Баллада

Advertisement