Әдәбият вики
Register
Advertisement
Айдар Хәлим
200px| Фотография
Тугач бирелгән исем:

Борис Нәҗметдин улы Хәлимов

Псевдоним:

Айдар Хәлим

Туу датасы:

01.01.1942

Туу урыны:

БР, Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылы.

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

шагыйрь, язучы, публицист, драматург

Иҗат итү еллары

1968 ел - х.в.

Жанр

Шигърият, Проза, Публицистика, Драматургия

Иҗат итү теле

Татар, башкорт, урыс телләре

Дебют

1969 ел

Премияләр

Гаяз Исхакый исемендәге премия

Айдар Хәлим (Хәлимов Борис Нәҗметдин улы) - татар язучысы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе.

Биография[]

Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1959-1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961-1964 елларда Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.

1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, Айдар Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегендә буйсынмаган "нәформал" (формаль булмаган) иҗади-сәяси оешмасын - "Кама таңнары" исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була.

1971-1975 елларда Айдар Хәлим Уфада "Совет Башкортстаны" газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында Түбән Варта-Курган-Әлмәт һәм Түбән Варта-Курган-Самара нефтьүткәргечләре салуда катнаша. 1981 елда аны Уфадагы М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983-1985 елларда Мәскәү ССРБ Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985-1991 елларда А.Хәлим язучы-профессионал, ә 1991 елдан 1996 елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-урысча яңа матбугат басмасы - "Аргамак" дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәрире булып эшли.

Үткән гасырның 90-нчы елларында милли хәрәкәт лидерларының берсе була. 1992 елдан татар халкының Милли Мәҗлесе депутаты, 1997-2001 елларда Мәҗлеснең рәисе. 1992 һәм 1997 еларда җыелган Беренче һәм Икенче бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнашты.

Айдар Хәлим 1976 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылары берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. (2003)

Иҗат[]

Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда "Беренче карлыгачлар" сериясендә басылып чыга.

Шигърият[]

Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары белән билгеле.

Драматургия[]

Пьесаларыннан "Җан-чишмә", "Пәри туе" әсәрләре заманында Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш казаналар, ә балалар өчен язган "Биктырыш" исемле поэмасының сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела.

Публицистика[]

Публицистика жанрындагы әсәрләр Айдар Хәлимне киң таныткан китаплар булып торалар. Аларда милли темалар яктыртыла, төрле халыкларның милли азатлык өчен көрәшүе сурәтләнелә.

Проза[]

А.Хәлим проза өлкәсендә дә уңышка ирешә. Аның "Өч аяклы ат" повесте, "Казыктагы итальян" новелласы һәм бигрәк тә "Татар вакыты" исемле кечкенә романы бүгенге татар прозасының яңа казанышы итеп бәяләнде.

Басма китаплар[]

  • Беренчеләр: Шигырьләр һәм поэма (башкорт телендә). - Уфа: Башк. кит. нәшр., 1974. - 63 б.
  • Биктырыш: Балалар өчен поэма (башкорт телендә). - Уфа: Башк. кит. нәшр., 1975. - 48 б.
  • Меридианы Уралсиба: Социологический портрет трудового коллектива. - Уфа: Баш. кн. изд-во, 1977. - 160 с.
  • Курай: Стихи. - М.: Современник.
  • Биктырыш, или Мастер на все руки: Рассказ в стихах для детей. - Уфа: Баш. кн. изд-во. 1981. - 32 с.
  • Мәңгелек мизгел: Әдәби портретлар (башкорт телендә). - Уфа: Башк. кит. нәшр., 1986. - 247 б.
  • Ветер листьев:Стихи. - М.: Советский писатель, 1987. - 144 с.
  • Удивительный мальчиш Биктырыш: Рассказ в стихах для детей - М.: Детгиз, 1989 - 39 с.
  • Йөрәк ташы: Шигырьләр, балладалар, поэма. - Казан: ТКН., 1990. - 94 б.
  • Книга печали, или Записки аборигена. - Вильнюс: Мокслас, 1991. - 206 с.
  • Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: Фельетон. - Тольятти, 1996
  • Этот непобедимый чеченец: Записки о русско-чеченской войне. -- Наб.Челны: Изд-во "Калкан", 1996. - 180 с.
  • Минем Түгәрәк Имәнем: Васыять. - Уфа: "Вместе" нәшр., 1999. - 759 б.
  • Убить империю!: Кипарис домой вернулся, или "Хотят ли русские войны". - Наб. Челны: Изд-во "Калкан", 1997. 400 с.
  • Казлар көткәндә: Шигъри повесть. - Казан: "Мәгариф"., 2000 - 47 б.
  • Милли шигырьләр: Шигырьләр, балладалар. - Чаллы: "Хәерле иртә" нәшр., 2001. - 235 б.
  • Татар моңы: Хикәяләр, повесть, роман. - Казан:ТКН., 2002. - 384 б.
  • Тилергән сиреньнәр: Шигырьләр. - Казан: "Рухият" нәшр., 2003. 607 б.
  • Колмак җыя кызлар: шигырьләр, балладалар/Айдар Хәлим. - Казан: ТКН., 2008. - 208 б.

Төркем:Библиография төгәл түгел

Төркем: Язучылар Төркем:Шагыйрьләр Төркем: Публицистлар Төркем:Драматурглар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татар публицистлары

Advertisement